Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Хадиуллин әйтүенчә, 2024/25 нче уку елы башында республикада 2 меңгә якын укытучы, 1 меңләп тәрбияче җитми. Бу хакта ул җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унберенче утырышында әйтте.
“Педагогик кадрлар кытлыгы мәсьәләсе актуаль булып кала. 2024/25 нче уку елы башында республикада 2 меңгә якын укытучы, 1 меңләп тәрбияче җитми”, – диде министр.
Аның әйтүенчә, гомумән алганда, кадрларга ихтыяҗ югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар хисабына, шулай ук кадрларны яңадан әзерләү хисабына тәэмин ителә. “Кызганычка каршы, без әлегә яшь белгечләргә аларның ихтыяҗларына һәм өметләренә туры килә алырлык хезмәт хакы тәкъдим итә алмыйбыз”, – диде Илсур Хадиуллин.
Татарстанда барыннан да бигрәк башлангыч сыйныф, математика, рус теле, физика, чит тел, химия укытучылары таләп ителә. «Муниципаль берәмлекләр буенча укытучыларга ихтыяҗ Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә, Әлмәт, Биектау, Лаеш һәм Түбән Кама районнарында зуррак. Яңа 2025/26 уку елына педагогик кадрларга ихтыяҗ белән бәйле вәзгыять үзгәрмәде”, – диде министр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез