Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының унберенче утырышында туган телләрне укыту мәсьәләсе күтәрелде. “Нәрсә эишләячәкбез?” – дип мөрәҗәгать итте Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Хадиуллинга.
“Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия Мәгариф министрлыгына республиканың милли мәктәпләре өчен уку планын саклауны сорап хат юллады, – диде министр. – Сез беләсез, беренче һәм икенче вариант (уку планы) телләрсез – безнең республикада беренче һәм икенче вариант гомумән беркайчан да булмады. Өченче, дүртенче, бишенче вариант бер сәгатькә кыскартыла. Балаларга гомуми максималь йөкләнешне артмыйча, уртак тел табарбыз дип уйлыйм, чөнки бүген бу юнәлештә департамент, министрлык белән эш алып барыла”.
Россия Мәгариф министрлыгы башлангыч һәм төп гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартларындагы үзгәрешләргә бәйле боерык әзерләде, ул быелның 1 сентябреннән үз көченә керә, дип искәртте Илсур Һадиуллин.
Аның әйтүенчә, кайбер үзгәрешләр беренче сыйныфларга кагыла. “Хәзер без бу юнәлешне өйрәнәбез”, – дип ассызыклады ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез