Машинага дога элеп куярга мөмкин, әмма аның кешене саклавына ышанырга ярамый. Казан шәһәренең «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дигән.
«Машинага ниндидер дога элеп куябыз. Бисмилла әйтеп машинаны кабызу өчен. Бу әйбер сакламый, безгә ул: «Саклаучыңа мөрәҗәгать ит», дип искә генә төшерә, һәм без Аллаһка мөрәҗәгать итәбез», – дигән имам.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез