– Кайвакыт миңа, барысын да алдан күздә тотсаң, тынычрак булыр кебек тоела. Шулай булса, тормыш сюрпризлар да китереп чыгармас кебек. Ләкин еллар узу белән чып-чын күңел тынычлыгының аннан түгел, ә ышанычтан барлыкка килүен аңлыйсың. Коръәндә тәкъвалык дигән гыйбарә бар. Мөмкин булганның барын да эшлисең, ләкин ничек килеп чыгасын Аллаһка тапшырасың. Көчсезлек тә, кул кушырып утыру да түгел, ә эчке тынычлык: «Кулымнан килгәннең барын да эшләдем, алга таба – ничек кирәк, шулай булсын, дигән сүз», – дип сөйләп үткән Алсу.
Аның әйтүенчә, ни генә булмасын, мондый халәттә кешегә тынычрак. Һәр адымың алдан ук билгеләп куела. Бу мизгелләрдә кайбер әйберләр аңлашылмый кебек тоелса да.
– Тәкъвалык халәтендә булганда, хәтта төгәл генә җавапларны белмәсәң дә, сиңа тыныч. Тормышны ашыктырмыйсың, карышмыйсың. Киләчәктән курыкмыйсың. Әлегә кайбер әйберләр аңлашылмаса да, барысының да дөрес юнәлештә баруын сизәсең. Тәкъвалык тормышны җиңеләйтә. Иманның куркудан көчлерәк булуы бу. Ниһаять үзеңә бернигә дә борчымаска, тыныч булырга рөхсәт итү, – дип билгеләп үткән җырчы.
Әйтергә кирәк, Алсуның беренче генә фәлсәфи посты түгел инде бу. Моңа кадәр бәхет турында, аны һәркемнең үз йөрәгендә булдыра алуы һәм аның башкаларга бәйле булмаска тиешлеге турында фәлсәфә корган иде.
Җырчы 2024 елда, 18 ел бергә яшәгәннән соң, ире, бизнесмен Ян Абрамов белән аерылышты. Бу хакта матбугатта һәм социаль челтәрләрдә күп яздылар. Алсу нинди хисләр кичерүе турында белгертмәде, журналистларга, артка таба юл юк, дип кенә җавап бирде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез