Очрашу урыны – Казан, таяну ноктасы – иман. Бер меңнән артык имам һәм шәрәфле кунак Татарстан башкаласына «Милли тормыш һәм дин» Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына җыелачак. Чара 16–18 май көннәренә билгеләнгән. Оештыручылар өч көнлек җыенның эчтәлеге хакында журналистларга сөйләде.
«Милли тормыш һәм дин» XV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында 1 меңнән артык делегатның катнашуын көтәләр. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров әйтүенчә, өч көнлек җыен 15 нче тапкыр уза һәм әлеге чара «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисадый форумы кысасында узуы белән дә аерым әһәмияткә ия. Аның сүзләренә караганда, форумда катнашучылар өчен эчтәлекле программа әзерләнгән. Кунаклар «Russia Halal Exро 2025» күргәзмәсе белән танышачак. Форумның ачылышы да шунда узачак. 17 майда исә «Kazan Expo» халыкара күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырыш була. Шулай ук бу көнне дин әһелләре, төркемнәргә бүленеп, дүрт фикер алышу мәйданчыгында эшләячәк. Мәйданчыкларда хәләл индустрия, Ватанны саклауда диннең роле, К.Насыйриның 200 еллыгы һәм хак дингә бәйле башка актуаль сораулар турында фикер алышачаклар. 18 майда исә делегатлар, гадәттәгечә, Болгар шәһәрендә узачак «Изге Болгар җыены»нда катнашачак. Алар анда «Тәүбә» йоласын үткәрәчәк, өйлә намазын укыячак.
Делегатлар димәктән. Быел форумда беренче тапкыр Херсон һәм Запорожье өлкәләреннән делегатлар да катнашачак. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесенең Россия төбәкләрендә татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча беренче урынбасары Марс Тукаев әйтүенчә, форумның географиясе елдан-ел киңәя, катнашучылар өстәлә тора. «Соңгы елларда форумга Хакасия, Амур өлкәсе вәкилләре дә кушылган иде. Быел тәүге тапкыр Россия составына кушылган яңа территорияләр – Херсон һәм Запорожьедан да делегатлар киләчәк. Әлеге чарага дин әһелләре бик теләп килә», – диде ул.
Марс Тукаев сүзләренчә, хәзергә форумга 1049 кеше теркәлү узган. Шуларның 902 се – ир-атлар. Иң зур делегация – Башкортстаннан. Күрше республикадан барлыгы 119 кеше киләчәк. Татарстаннан форумда 111 кеше катнаша. «Форумда бабайлар гына катнаша», – дигән ялгыш фикерне дә кире кагарга була. Марс Тукаев иң яшь һәм иң өлкән делегатларны да телгә алды. Иң яшь катнашучылар – 2007 елда туган өч делегат (Удмуртия, Мәскәү, Оренбург). Өлкәннәр дә өчәү. Алар – 1937, 1938, 1939 елгы ир-атлар (Мари Эл, Чуашстан, Ленинград). Марс Тукаев билгеләп үткәнчә, имамнарның күп өлешен 1970 нче елларда туучылар тәшкил итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!




Фикер өстәү
Фикерегез