Газетага язылу

Иманлы мәйдан: Балтачта Бөтенроссия мөселман балалар Сабан туе узды

Балтач районының Бөрбаш авылында XIX Бөтенроссия мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмгә Татарстан, Ульяновск, Оренбург, Киров, Самара өлкәләреннән, Башкортстан, Мари Эл, Чувашия Республикаларыннан катнашучылар җыелды. Аларны Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов сәламләде.

Иманлы мәйдан: Балтачта Бөтенроссия мөселман балалар Сабан туе узды
Фотолар: baltaci.ru

Районда инде унтугызынчы мәртәбә уздырыла торган бәйрәмне Бөрбаш балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Коръән сүрәләре укып башлап җибәрде. Бәйрәмнең төп оештыручысы – Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев дога кылды.

«Бу Сабан туе үзенчәлекле, без монда шәфкать һәм рухи чистарыну эзләп киләбез, бу безгә ел дәвамында шулай булып калырга ярдәм итә. Халкыбыз тарихында төрле заманнар булды. Ләкин без әкренләп рухи чыганакларыбызга әйләнеп кайтабыз, һәм бүгенге Сабан туе – моңа бик яхшы дәлил», – диде Марат Әхмәтов. Аның сүзләренә караганда, дингә килгән кеше үзенә, гаиләсенә һәм тирә-юньдәгеләргә җаваплырак карый һәм миһербанлы була.

Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин исә балалар өчен мөселман Сабан туеның дин әһелләрен, мәдрәсәдә тәрбияләнүчеләрне, спортчы-көрәшчеләрне берләштерүенә игътибар юнәлтте. «Бу мәйданда балалар чын-чынлап милли рухка ия һәм гасырлар буе дәвам иткән гореф-гадәтләргә ияләшә. Мондый вакыйгалар игелекле максатка хезмәт итә, яшь йөрәкләрдә иманыбызга һәм мәдәниятебезгә тирән хөрмәт уята», – диде ул.  

Бәйрәм 2008 елдан бирле үткәрелә, узган елдан бөтенроссия статусына ия. Балалар өчен мөселман Сабан туен уздыру фикере мәчетләр каршындагы җәйге мөселман лагерьларына йомгак ясау алымы буларак барлыкка килгән. Оештыручылар әйтүенчә, бәйрәмнең төп максаты – балаларны һәм яшьләрне халкыбызның мәдәни нигезләренә тарту, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау, үсеп килүче буында татар халык традицияләренә мәхәббәт тәрбияләү. Сабан туенда төрле яшьтәге балалар өчен бәйгеләр оештырыла, егетләр мәйданда бил алыша. Быел Бөрбашта 82 егет сөлге тотты. Үз үлчәү категорияләрендә Балтачтан Сәлим Шакиров, Рүзәл Галимуллин, Рифнур Нәҗмиев, Лаештан Камил Габдрәфиев, Актаныштан Ильяс Шәмсиев танылды. Баш батыр исеменә Сәлим Шакиров лаек булды һәм скутер отуына сөенеп кайтып китте.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре