Казанда бистә юлларын яңарту буенча киң колачлы программа төгәлләнә. Бу елны гомуми озынлыгы 43 чакрымга сузылган 91 юл өлеше төзекләндерелгән. Әлеге максатлар өчен 2 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Төп объектлар исемлегендә Идел буе районының Көнчыгыш бистәсендә урнашкан Салих Батыев урамы да бар. Анда беренче тапкыр яңа асфальт җәелгән, тротуар ясалган һәм яктырткычлар куелган. Төзекләндерү эшләре нәтиҗәсендә юл чатларының берсендә хәл уңай якка үзгәргән. Башкарылган эшне шәһәр башлыгы Илсур Метшин бәяләде. Бу хакта Кахан мәриясе матбугат үзәге хәбәр итте.
«Төзекләндерү эшләре белән бистәләргә барып җитү – бу безнең күптәнге бурыч иде. Бу елны башкарылган эшнең гомуми күләменә керә торган 91 участок – ул бистә юллары. Сез аларның элек нинди хәлдә булуын үзегез дә бик яхшы күрдегез. Ни кызганыч, бөтен җирдә берьюлы тротуар ясап та, яктырткычлар куеп та булмый – бу урамның параметрларына, юлның ачыклыгына бәйле. Әмма мөмкин булган җирдә, без, һичшиксез, моны эшлибез. Әлеге программа, чыннан да, кирәкле проект. Һәм минем Татарстан рәисенә безгә теләктәшлек белдергәне өчен аерым рәхмәтемне җиткерәсе килә. Хәзер биредә халыкның имин йөрүе өчен шартлар булдырылды, балалар да, үз чиратында, спорт һәм социаль учреждениеләргә үзләрен артык куркыныч астына куймыйча барып җитә алачак», – дип фикерләре белән уртаклашты шәһәр башлыгы Илсур Метшин.
Салих Батыев урамында башкарылган төзекләндерү эшләре юл өслеген алыштыру белән генә чикләнми. Биредә беренче тапкыр тротуар ясалган һәм урамнарга яктырткычлар куйганнар. Баганадагы утлар җәяүлеләрнең иминлеген сизелерлек арттырган. Хәзер халык тукталышларга һәм инфраструктура объектларына уңай гына барып җитә ала.
Өстәмә куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан «Көнчыгыш» иҗтимагый җирле үзидарәсе грант откан. Бүлеп бирелгән материаль чараларга активистлар тукталышны чикли торган юл билгеләре һәм ясалма тигезсезлекләр урнаштырырга ниятли. Әлеге юлда машиналар агымының көчәюен исәпкә алганда, бу аеруча мөһим гамәл булып санала.
Хәзерге вакытта Көнчыгыш бистәсендәге юл мөһим хәрәкәт функциясен үти: ул якындагы Салмачы һәм Көек бистәләрендә яшәүчеләр өчен Кол Гали һәм Габишев урамнары кисешкән чатта хәрәкәтне җайга сала торган урын булып тора.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез