Имезүдән кайчан туктарга? Белгеч җавап бирә

Балага бер яшь тулгач, күкрәк сөте акрынлап файдалы үзлекләрен югалта башлый, суга әйләнә, шуңа күрә яше тулган баланы алга таба да имезүдән мәгънә юк, диләр. Бу чынлап та шулаймы икән?

Сорауга күкрәк сөте имезү буенча консультант Маргарита Марьина җавап бирде:

– Юк, һич кенә дә килешмим. Күкрәк сөте файдалы үзлекләрен беркайчан югалтмый. Киресенчә, сабыйны озаграк имезгән саен файдалырак, туклыклырак була бара ул. Мисал өчен, балага бер яшь тулганчы күкрәк сөтенең майлылык дәрәҗәсе 4,5 процент тәшкил итә. Өч яше тулганда инде ул 17 процентка (!) җитә. Әни кешегә дә, балага да уңайлы икән – күкрәк сөте белән күпме имезсәң дә ярый. Күкрәк сөте, гадәттә, бер яшькә кадәр баланың иң төп ризыгы булып тора. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вәкилләре баланы ике яшькә кадәр имезергә киңәш итә. Әмма үз тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам: 1,5 яшьтә инде бала, гадәттә, күкрәк сөтеннән аеруга әзер була.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре