Иммунолог, медицина фәннәре кандидаты Николай Крючков коронавирусның "яшерен" дулкыны таралуы турында искәртә. Моны ул чикләү чараларының йомшартылуы белән аңлата.
Крючков җәмәгать урыннарында битлекләрне тиз арада кайтарырга кирәк дип саный.
- Бу омикрон-штамм, дельте-штамм кебек дулкыннар түгел. Юк, без аларны күрер идек. Әмма суда цунами гына түгел, ә гадәти дулкыннар да була. Бездә якынча шундый ук хәл, - ди табиб.
Иммунолог мондый тирбәнешләрне нормаль күренеш дип саный. Төрле факторлар йогынтысында инфекция үзен төрлечә тота һәм күрсәткечләр дә төрлечә булырга мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез