Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирустан вакцинаны алты айдан кабатларга тәкъдим итә. «Бу оптималь вакыт», – дип сөйләгән Sputnik радиосына биргән интервьюсында медицина фәннәре кандидаты, иммунолог Николай Крючков.
«Мин җиде айдан да артыкка сузмаска киңәш итәм, чөнки халыкның якынча өчтән берендә, антитәнчекләр тиз генә барлыкка килми, яки аларның күләме бик тиз азая», – дип аңлатты фән кандидаты.
Аның сүзләренчә, берничә очракта вакцинаны Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы куйган вакыттан да иртәрәк ясатырга кирәк. Беренчесе – эпидемиологик вазгыять уңай булмаган илгә барганда. Әйтик, беренче вакцинадан соң биш яки биш ай ярым вакыт узган икән, юлга чыкканчы кимендә ике атна алдан кабат вакцина ясатырга кирәк. Крючков сүзләренчә, 10 көн һәм аннан да кимрәк вакыт эчендә ясалган өстәмә инъекциядән бернинди дә нәтиҗә булмаячак.
Шулай ук кабат вакцина ясату өлкән яшьтәгеләргә һәм кайбер хроник авырулары булган кешеләргә дә кирәк.
«Кешедә сизелерлек иммун кытлыгы халәте яки кеше бик өлкән яшьтә икән, ревакцинацияне иртәрәк ясату ихтималы килеп чыгарга мөмкин, – дигән Крючков. – Моны тиешле антитәнчекләргә иммунофермент анализ нәтиҗәләре буенча белеп була, ләкин мондый очраклар бик сирәк очрый».
Иммунолог киләчәктә өлкән яшьтәгеләргә прививканы 4-5 ай аралык белән, ә яшьләр 8-9 ай саен ясату зарурлыгын әйткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез