Имтихан тапшыра алмаучыларны белгечлеккә бушлай өйрәтү турында закон проекты кабул ителгән

Дәүләт Думасы тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң төп дәүләт имтиханын (ОГЭ) тапшыра алмаучыларга эшче һөнәренә бушлай өйрәнү хокукы биргән закон проектын беренче укылышта кабул иткән. Бу хакта “ТАСС” хәбәр итә.

Документ нигезендә, имтиханда икеле билгесе алган укучылар, һөнәргә өйрәтелеп, укуларын тәмамлаганнан соң кабат имтихан тапшыргач, аттестатка гына түгел, һөнәр турында таныклыкка да ия булачак.

Тәкъдим авторлары – Дәүләт Думасы вице-спикерлары Виктория Абрамченко һәм Петр Толстой, шулай ук Думаның Мәгърифәт комитеты рәисе Ирина Белых басым ясап әйткәнчә, төп дәүләт имтиханын тапшыра алмаган укучылар еш кына бер ел вакытын югалта. Ә бу вакыттан эшче квалификациясен алу өчен файдаланып булыр иде. Бу чара имтиханын тапшыра алмау аркасында һөнәрсез һәм алга таба перспективасыз калучылар санын киметүгә ярдәм итәргә мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре