Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстанда муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр һәм оешмалар арасында иң яхшы Яңа ел чарасына һәм бәйрәм бизәлешенә XII республика конкурсына йомгак ясалды.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева конкурс һәм анда катнашучылар, шулай ук конкурс комиссиясе эше турында сөйләде.
Комиссиягә 23 кеше – дәүләт органнары һәм җәмәгатьчелек вәкилләре кергән. Комиссия конкурс нигезендә сайлап алу кысаларында 94 чарада булган. Конкурста барлыгы 42 муниципаль район һәм 2 шәһәр округы катнашкан (ике муниципаль район – Саба һәм Балык Бистәсе - конкурста катнашмаган). Конкурста 9 номинация һәм бер махсус приз "Ә безнең ишегалдында». 14 җиңүче һәм 44 призер билгеләнгән.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, конкурс нәтиҗәләрен шәрехләп, анда катнашу – һәр муниципалитет һәм предприятиенең бурычы, диде.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, Яңа ел бизәлешенә конкурс комиссия әгъзаларына түгел, ә муниципаль районнарда, авыл җирлекләрендә, шушы территориядә яшәүче кешеләргә кирәк. Ул искәрткәнчә, яңа ел каникуллары – гаиләләр, мәктәп укучылары, яшьләр бергә ял итә торган иң озын каникуллар.
Алга таба Рөстәм Миңнеханов конкурсны әзерләү һәм аңа нәтиҗәләр ясау эшен системалаштырырга кушты. Бердәм конкурс стандартларын эшләргә кирәк, дип тәкъдим итте ул.
Татарстан Рәисе шулай ук конкурсның төрле номинацияләрендә беренче урыннарны алучыларны дипломнар белән бүләкләде.
Мәсәлән, "Үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү һәм Яңа ел чараларын республика әһәмиятендәге шәһәрләр административ үзәкләре булган муниципаль районнарда үткәрү" (Әлмәт, Түбән Кама, Тукай муниципаль районнарыннан тыш) – Алабуга муниципаль районы.
"Үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлеге районнарында яңа ел чараларын уздыру" - Казанның Совет районы.
Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләрендә һәм Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге районнарында "Үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү һәм Яңа ел чараларын уздыру" - Әлмәт шәһәре.
«Үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү һәм үзәк һәм көньяк-көнчыгыш зона буенча Татарстан Республикасы муниципаль районнарында Яңа ел чараларын үткәрү» номинациясендә - Яңа Чишмә муниципаль районы.
«Үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү һәм Идел аръягы зонасы буенча Татарстан Республикасы муниципаль районнарында яңа ел чараларын үткәрү» номинациясендә - Чүпрәле һәм Кайбыч муниципаль районнары.
«Үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү һәм төньяк зона буенча Татарстан Республикасы муниципаль районнарында яңа ел чараларын уздыру» номинациясендә - Теләче муниципаль районы.
«Төньяк-көнчыгыш зона буенча Татарстан Республикасы муниципаль районнарында үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү һәм Яңа ел чараларын уздыру» номинациясендә - Менделеевск муниципаль районы.
«Үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү һәм җирлекләрдә биш зона төркеме буенча (район үзәкләреннән тыш) яңа ел чараларын уздыру» номинациясендә:
Үзәк зона - Чистай муниципаль районының Булдыр авыл җирлеге.
Идел аръягы зонасы - Зеленодольск муниципаль районының Раифа авыл җирлеге.
Төньяк зона -Биектау муниципаль районының Суыксу авыл җирлеге. Төньяк-көнчыгыш зона - Тукай муниципаль районының Әзмәкәй авыл җирлеге.
Көньяк-Көнчыгыш зона - Бөгелмә муниципаль районының Карабаш шәһәр тибындагы поселогы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез