Иң яхшы татар теле укытучысы: “Гариза язу туган телне өйрәтүгә киртә була алмый”

“Ел укытучысы –2025” республика бәйгесендә иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучыларын да игълан иттеләр.

Алар – Казанның 146 нчы лицее укытучысы Айсылу Мөхәмәтова һәм Свердовск өлкәсенең Әҗегол авылы укытучысы Светлана Ахунова. Җиңүчеләр ничек итеп укучыларында туган телгә кызыксыну уята икән?

Светлана Ахунованың педагогик стажы – 30 ел. Ул белем биргән мәктәптә 70кә якын бала укый. “Барысы да туган телне теләп өйрәнә. Ел саен олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Мин үзем 5–11 нче сыйныфларда укытам. Татар теле 1–8 нче сыйныфта атнага –2, 9 –11 нче сыйныфта бер дәрес керә”, –диде ул.
Айсылу Мөхәмәтова әлеге бәйгедә беренче ел гына катнашмый. Үзе әйтмешли, укыту стажы нибары дүрт ел гына булуга карамастан, инде икенче мәртәбә белемен сыный. Беренче урынга лаек булырмын дип һич кенә дә уйламаган. “ Минем өчен бу бик зур шок дип әйтсәк тә була”, – ди Айсылу.

Замана укучыларының татар теленә карашы турында да сораштык.
– Кызганыч, бүген татар теле гариза язып укытуга кайтып калды. Ләкин шуңа карамастан, әгәр укытучы балаларны кызыксындыра ала икән, гариза язу туган телебезне өйрәтүдә проблема була алмый, –ди Айсылу Мөхәмәтова. – Мин үзем беренче чиратта, татар теленең төрки телләр төркеменә керүенә басым ясыйм. Татар телен белсәң, төрки телләрне рәхәтләнеп өйрәнә, аңлый аласың. Икенчесе –татар теленең дәүләт теле булуын искә төшерәм. Татарстанда яшибез икән, без ике телне дә яхшы белергә тиеш. Мин әле инглиз теле дәресләрен дә бирәм. Ике тел арасындагы охшашлыкларны аңлатам. Татар телен белгән кеше инглизчәне дә бик яхшы өйрәнәчәк. Укучыларым кызыксынып укый.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре