Татарстанда урып-җыю эшләре дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 2 сентябрь мәгълүматларына караганда, республика кырларыннан 3,6 миллион тонна ашлык җыеп алганнар. Уртача уңыш гектардан 39,8 центнер чыга. Әле тагын 300 мең гектардан артык мәйданда эшлисе бар.
Эшне төгәлләп килүчеләр исемлегендә Аксубай, Әлки, Балтач, Буа, Кайбыч, Саба, Спас, Чистай, Чүпрәле районнарын күрәбез. Аларда барлык мәйданның 85 процентында урып җыю-эшләре тәмамланган. Азнакай, Биектау, Зәй, Питрәч һәм Югары Осланда һава шартлары аркасында бу күрсәткеч 60 проценттан азрак. Иң күп уңыш җыеп алучылар – Буа (191 400 т), Тәтеш (171 330 т), Спас (158 449 т) һәм Арча (147 240 т) районнары.
Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез