Иң матур авылга 150 мең сум биреләчәк

Апас районында иң матур авыл, иң матур җирлек ачыклана. 1 нче урынны алучы – 150 мең, 2 нче урынны алучы – 100 мең, 3 нче урынны алучы 50 мең сум күләмендә премиягә лаек булачак, дип хәбәр итә "Апас-информ".

Апас бистәсендә бәйге аерым шартларда уза. «Иң төзек ишегалды», «Иң төзек урам» бәйгесендә катнашырга мөмкин. 1 нче урынга – 150 мең, 2 нче урынга – 100 мең, 3 нче урынга 50 мең сум премия биреләчәк. Әлеге бәйгегә август азагында нәтиҗәләр чыгарылачак. Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров җитәкчелегендә тиздән махсус комиссия авылларда, җирлекләрдә эшләячәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Апас иң матур авыл

Көн хәбәре