13 октябрьдә Катар әмире Дәүләт шурасының еллык сессиясен ачканда: «Без вакыйгаларның иң начар үсешенә әзер булырга тиешбез», – дигән сүзләр әйтте. Әмир Тәмим бин Хәмәд Әл Саниның бу кисәтүе аңлашыла: сыекландырылган газ экспорты буенча дөньякүләм лидерларның берсе булган бу кечкенә генә дәүләт бүген чималын сата алмый. Төп табыш чыганагыннан мәхрүм.
Мисыр Президенты Абдул Фаттах әс-Сиси дә бер көн соңрак Кораллы көчләрнең 44 нче мәдәни симпозиумында чыгыш ясап, әгәр мисырлылар фетнәгә чыкса, бу вакыйгаларның илнең җимерелүе белән төгәлләнәчәген кисәтте. Мисыр революциясе ихтималлыгын һәм аның нинди нәтиҗәләргә илтәчәген без «Ватаным Татарстан»да 2024 ел декабрендә фаразлаган идек. Фетнә суверенитетның югалуына китерәчәк, дидек. Мисыр Президенты бездән соң ике елга якын соңрак калып нәкъ шундый куркыныч турында сөйли. Сөйли, чөнки вакыйгаларның потенциаль рәвештә шул якка таба хәрәкәтен күрә. Согуд Гарәбстанында хәл шомлы һәм дәһшәтле. Гомумән, Фарсы култыгындагы һәм Төньяк Африкадагы гарәп монархияләре һәм диктатуралары бүген авыр көннәр кичерә.
Хәер, бер алар гына түгел. «Бәхетлелек һәм иминлекнең глобаль индексы» мәгълүматлары буенча, Бөекбритания бәхетсезлек дәрәҗәсе буенча дөньяда икенче урында. 2025 елгы Global Mind Health хисабы буенча, Бөекбритания яшьләрнең психик иминлеге рейтингында (18–34 яшь) 81 нче – 84 ил арасында ахырдан дүртенче урында. Капитализм флагманнарының берсе булган нык үсешкә ирешкән дип санала торган илдә хәл шундый булгач, ярымколониаль шартлардагы илләрдә ничек булсын? Бай һәм нык тормышлы Көньяк Кореяда берничә көн элек KOSPI – Көньяк Корея фонд базарының төп акция индексы мәтәлчек аткач, ил Президенты гражданнарны үз-үзләренә кул салмаска чакырды. Акчаларын фонд базарына тыккан кореялыларга бөлгенлек яный, чөнки көн саен диярлек кәгазьләр дистәләгән процентка очсызлана.
Шушында туктатыйк та сорау куйыйк: «Кем гаепле?» Мичиган штатында АКШ Сенатына сайлауларда демократлар партиясеннән кандидатны яклап чыгарылган реклама ролигында сатып алучыларга болай дип аңлаталар: әгәр йомырка һәм банан сатып алырга акча җитмәсә, дәгъваны Израильгә белдерергә кирәк. Реклама сюжетының үзәгендә – азык-төлек кибетендә йөрүче пар. Бәяләр турында сөйләшү тиз арада Израиль темасына күчә. «Кадерлем, йомыркаларны кире урынына куярга туры киләчәк, – ди хатын. – Безгә бу җиде долларны фәләстыйнлыларны үтерүгә тоту өчен калдырырга кирәк».
Трамп администрациясендә эшләгән рәсми һәм йогынтылы сәясәтчеләргә сүз бирик. Джо Кент – Террорчылыкка каршы илкүләм көрәш үзәге директоры – Трампка ачык хат язды. Хатында: «Иран безнең илгә якын арада һөҗүм итү куркынычы тудырмады. Без бу сугышны Израиль һәм аның көчле Америкадагы лоббие басымы аркасында башладык», – диде һәм отставкага китте. АКШ Дәүләт секретаре Марко Рубио шулай ук соңгы айларның турбулентлыгы Израиль коткысы нәтиҗәсендә башлануын берничә тапкыр әйтте. Трампның иң якын яраннарыннан берсе, Ак йортның элекке төп стратегы Стив Бэннон Иран белән сугышның килеп чыгу сәбәпләрен һәм Израильнең ролен тикшерүне таләп итте.
Әйе, әйе, сез дөрес аңлыйсыз: бүгенге бәяләр күтәрелүдә, Европада көчәеп бара торган ялкынлы фетнәдә, Якын Көнчыгыш илләренең утлы таба өстендәгегә охшаган хәлдә калуында Израиль коткысы белән башланган Иран сугышы гаепле. Менә карагыз: АКШ Энергетика министрлыгы гелийны критик әһәмияткә ия материаллар исемлегенә кертте. Гелийның 38 проценты исә Катар һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә җитештерелә. Ничек уйлыйсыз: төбәктә барган сугыш дөнья икътисадын гелийга баетамы, ярлыландырамы? Бүгенге югары технологик материаллар җитештерүдә гелий исә алыштыргысыз. Карбамид экспортының өчтән береннән артыгы Фарсы култыгы илләренә туры килә. Аннан башка азык-төлек җитештерү түбәнгә китәчәк. Бер нефть һәм газ гына түгел. Глобаль икътисадның кендеге булган бик күп продуктлар дефициты – Трампның Нетаньяху коткысы белән башлаган сугышы нәтиҗәсе. Шулай булгач, сөйләшүләр өстәле янына утырырга кирәктер бит инде.
Төбәк дәүләтләре, чынлап та, бу вазгыятьтән чыгарга омтыла. Үткән тәүлекләрдә генә Мәккә альянсына кергән өч төбәк державасының оборона министрлары Тәһранда сөйләшүләр алып барды. Әмма алар күпме генә тырышмасын, Израильдә һәм Вашингтонда сугышның яңа раунды әзерләнә. Израиль матбугатыннан тәрҗемә итик: «АКШ һәм Израиль Иранга каршы яңа масштаблы хәрби кампаниягә актив әзерлек алып бара. Алар хәрби хәрәкәтләрне АКШ Конгрессына 3 ноябрьгә билгеләнгән арадаш сайлаулардан соң ук башларга өметләнә». Вашингтон һәм Тель-Авив, сугыш гадәттән тыш кыска вакытлы, әмма гаять кырыс булыр, дип уйлыйлар. Иранның тиз җиңелүенә исәп тоталар. Моңарчы да шулай уйлаган иделәр. Гыйбриләр яза: «Бомбага тотуларны яңадан башлау планнары хәзерге конфликтның инде АКШ бюджеты өстенә авыр финанс йөге булып төшүе шартларында эшләнә». Шулай булгач, без югарыда искә алган реклама ролигының сюжеты дөрес булып чыга бит инде.
«Вашингтон ни өчен сугышка шулкадәр ашкына?» дигән сорауга җавап эзлик. Әйдәгез, фактларны карыйбыз. 2003 елдан бирле Гыйракның нефть сатудан кергән акчасы турыдан-туры Нью-Йорк Федераль резерв банкына күчерелә. Бу акчаны банктан чыгару-чыгармауны һәм Гыйрак хөкүмәтенә күпме акча бирүне Вашингтон хәл итә. Гыйрак Премьер-министры Али әз-Заиди болай ди: «Без Америка ягы белән сөйләштек. Алар безгә аена 140 миллион доллар бүлеп бирделәр. Мин бу сумманың җитмәвен әйттем. Шуннан соң сөйләшүләр башланды һәм без ай саен ярты миллиард долларга кадәр җиттек. Мин бер миллиард доллардан күбрәк акча телим». Гыйрак бер елга күпме нефть экспортлый дип уйлыйсыз? 2024 елда 96 миллиард долларлык саткан. Бер айга якынча 8 миллиард доллар тирәсе. Быелгы нефть күпкә кыйбатрак. Күз алдына китерегез: ил үзе саткан нефть акчасының күпмесен генә үзе файдалана? Трамп Иран белән дә шул уенны уйнамакчы.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез