Бүген мәктәпләрдә бу уку елында беренче кыңгырау чыңлады. Укырга прививкасыз барсаң ярыймы? Башлангыч сыйныф укучыларын быел да бушлай ашатачаклармы? Яңа фәннәр кертелмиме? Әти-әниләрне әнә шундый сораулар кызыксындыра. «ВТ» хәбәрчесе яңа уку елындагы үзгәрешләрне барлады.
Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов әйтүенчә, 1 сентябрьдән ил мәктәпләрендә дәүләт флагын күтәрү тантаналары үткәрелә башлый. Кайбер төбәкләр өчен бу яңалык түгел. Белем йортлары яңа тәрбия программаларын булдырган. Министрлык үткәреләчәк чаралар исемлеген төзегән инде. Шулай ук түгәрәкләр, экскурсияләр уздыруга игътибар артачак. Бу мәсьәләдә тәрбия киңәшчеләре дә булышачак. Балаларга ковидка каршы вакцина әлегә теркәлмәгән, шуңа күрә мәктәптә прививка сорамаячаклар. Укытучылар өчен ул – ихтыяри. Башлангыч сыйныф укучылары яңа уку елында да бушлай тукланачак. Яңа фәннәр кертү көтелми.
 Тәрбия, тел, иминлек мәсьәләләре август киңәшмәләрендә дә күтәрелде. Президент Рөстәм Миңнеханов район җитәкчеләренә туган телләрдә укыту һәм тәрбия бирүне контрольдә тотарга, әти-әниләр белән ныграк эшләргә кушты. Мәктәпләрдә иминлек мәсьәләсенә дә игътибар артачак.
 Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, республикада 1500 мәктәп бар. Анда 467 меңнән артык укучы белем ала. 55219 укучы тәүге тапкыр парта арасына утырган. Казанда андыйлар – 19644. 22 меңнән артык баланы 812 автобус күрше мәктәпләргә йөртә. Быел меңнән артык яшь укытучы килгән. «Заманча мәктәп» федераль проекты кысасында 42 авыл мәктәбенең техник базасы яңартылган. Барлыгы 45 мәктәп төзекләндерелгән. Быел республикада 8 мәктәп, 17 бакча ачыла.
 Балык Бистәсе районының Яңарыш мәктәбе директоры Дамир Нәбиуллин әйтүенчә, мәктәпләрдә тәрбия мәсьәләсенә игътибар артачак.
 – Республикада бу эш болай да читкә куелмады. Яңа уку елында сыйныф җитәкчеләре, барлык укучыларның өйләрендә булып, уку өчен шартлар, гаилә хәлләре белән кызыксынды. Бездә бу гадәт беркайчан да бетмәде. Быел 6 бала 1 нче сыйныфка укырга керде. Барлыгы 57 укучыны кабул иттек. Бакчага 13 сабый йөри. Иганәче ярдәме белән мәктәпкәчә төркем балаларына уен мәйданчыгы төзелде. Дәреслекләр җитә, укучыларга белем алу өчен барлык шартлар тудырылган, – ди Дамир Нәбиуллин.
 Мамадыш районының Түбән Ушма мәктәбе укучыларга «2ле»куймавы белән аерылып тора.
 – Без быел яңа федераль белем бирү стандартларын кертә башлыйбыз. Яңа СанПиН нормалары гамәлгә керде, тәрбия программалары төзедек. Быел да «2ле» куймыйча эшләвебезне дәвам итәчәкбез. Начар билге белән баланың кәефен төшергәнче, башка кызыксындыру чараларын табабыз. Чыгарылыш укучыларыбыз ел саен вузларга укырга керә. Быел бер укучыбыз Санкт-Петербургка китте. Укучыларыбызның уңышларына сөенеп яшибез, – ди директор урынбасары Зәйтүнә Шакирова.
 Аксубай районы мәгариф идарәсендә яңа уку елында туган телгә карата игътибар артуын әйттеләр. Рус балалар бакчасында беренче тапкыр татар төркеме, ике мәктәптә туган телдә тәрбия бирү сыйныфлары ачылган. Районда 255 укучы 1 нче сыйныфка кергән. Бу – узган елдагыдан 50 балага азрак дигән сүз.
 Минзәлә районы мәгариф идарәсе башлыгы Леонид Петраев әйтүенчә, районда 3 меңнән артык бала укыячак. Шуларның 300е – беренчеләр.
 – Өч мәктәп төзекләндерелде. 500дән артык укучыга икенче сменада укырга туры килә. Район үзәгендә бер яңа мәктәп төзелсә, яхшы булыр иде. Физика, рус теле, химия укытучыларына кытлык бар, – ди Леонид Петраев.
 Кукмара районының Купка авылы әти-әниләренең сөенече барыннан да зуррак. Уку елы ахырында купкалылар редакциягә, башлангыч мәктәпне ябалар, дип мөрәҗәгать иткән иде. «Мәктәпне ябу – бик зур фаҗига. Мәктәп бетсә, авылда яшьләр калмаячак. Барыбер эшкә шунда йөрибез дип, күбесе Кукмарага күченеп китәчәк. Әти-әниләрне бигрәк тә кечкенә балаларны автобуска утыртып, юлга чыгарып җибәрү куркыта», – дип хат язганнар иде.
 Бүген аларның кәефләре күтәренке. Өч бала анасы Гөлзия Нәҗмиева да, башкалар кебек мәктәпне саклап калуга сөенә.
 – Авыл халкыннан 200 мең сум акча җыеп, мәктәпне төзекләндердек. Быел анда 20 бала укый. Өч баланы исә әти-әниләре Кукмарага йөртергә булды. Безнең фикерне ишеткән җитәкчеләргә рәхмәт. Мәктәп булса, авыл яшәчәк, – диде Гөлзия Нәҗмиева.
Белем көне уңаеннан балалар, укучылар һәм студентларны, укытучылар һәм ата-аналарны мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да котлады.
«Һәр бала һәм әти-әни өчен бу – дулкынландыргыч һәм онытылмас вакыйга, чөнки алда аларны кызыклы мәктәп тормышы көтә. Укучыларыбызның мәктәптә максималь файдалы белем алуларын телим. Тырышып, үз көчегезгә ышанып, бик яхшы билгеләргә генә укыгыз.
 Сезнең яныгызда һәрчак фән серләренә өйрәтү белән беррәттән үзләренең кыйммәтле тормыш тәҗрибәсен дә җиткерергә омтылучы зирәк укытучылар булачак. Сер түгел, һәркем укытучы була алмый. Бу һөнәр ияләре – тынгысыз, иҗади, зыялы, эзләнүчән, алар арасында битараф һәм очраклы кешеләр юк. Укучыларыгызга булган мәхәббәтегез, күңел җылысы белән кайгыртучанлыгыгыз, фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәт сезгә!
 Беренче сентябрь – мәктәпкә укырга баручылар, яшь буында белемгә омтылыш уятучылар, иртән изге теләкләр белән мәктәпкә озатып, кичен яратып каршы алучылар, балаларны мәктәп автобусында исән-имин йөртүчеләр, аларга төшке аш әзерләүчеләр, укучыларны иҗат һәм спорт дөньясына алып керүчеләр – һәркем өчен зур бәйрәм. Барыгызга да саулык-сәламәтлек, бәхет һәм һөнәри казанышлар телим!
 Яңа уку елы барлык мәктәп һәм көллият укучыларына, техникум һәм югары уку йортлары студентларына уңышлар һәм шатлык китерсен, ә аларның укытучыларына эш нәтиҗәләре белән канәгатьләнү бирсен!» – диелә котлауда.
Сәрия Мифтахова
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез