Газетага язылу

Җинаять кылган үсмерләргә закон алдында олылар кебек җавап бирүне кертергә җыеналар

Россиядә җинаять кылучы үсмерләрне тулысынча эшкә яраклы дип, ягъни үз гамәлләре өчен тулысынча җавап бирә ала дип тану процедурасын гамәлгә кертүне тәкъдим иткәннәр.

Иҗтимагый палатаның Демография буенча комиссиясе рәисе Сергей Рыбальченко шундый тәкъдим белән чыккан. Бу хакта “ТАСС” яза.
“Үсмерләр инде асылда тәрбиягә бирешми башлагач, алар закон алдында балалар кебек түгел, ә олылар кебек җавап бирергә тиеш”, – дигән Рыбальченко.

Аның әйтүенчә, балигъ булмаган үсмер кешенең гомере һәм сәламәтлегенә янардай берничә җинаять кылганнан соң, тулысынча эшкә яраклы, дип, ягъни, үз гамәлләре өчен тулысынча җавап бирә ала, дип танылырга тиеш. Комиссия башлыгы басым ясап әйткәнчә, мондый чараны шундук түгел, бәлки үсмергә тәртибе турында уйланырга, тәртиплеләнергә вакыт бирелгәннән соң күрергә кирәк.

Үсмерләр кылган соңгы җинаять очракларының берсе: 25 ноябрьдә Калининград өлкәсендә Украинаның махсус хезмәтләре котыртуы буенча чиркәүдә террорчылык акты кылырга маташкан үсмерне тоткарлаганнар. Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, үсмер Telegram аша Украина махсус хезмәтләре карамагындагы террорчылык оешмасының җинаять кылуга кешеләрне яллаучысы белән элемтәгә кергән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре