Индонезия БРИКСка кушылырга ниятли

Әлеге хәбәр Тышкы эшләр министрының Казанда узган БРИКС саммитында катнашуы нәтиҗәләре буенча тышкы сәяси ведомство белдерүендә яңгыраган. Бу турыда РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Тышкы эшләр министры Сугионо «БРИКС плюс» саммитында Индонезиянең БРИКСка кушылырга теләвен белдерде», – диелә Тышкы эшләр министрлыгы хәбәрендә. Анда әйтелгәнчә, ил «теге яки бу якны сайламый, ә нык үсеш алган һәм үсеп килүче илләр арасында күпер сыйфатында азык-төлек иминлеген ныгыту, энергетик тотрыклылык һәм Глобаль Көньякта ярлылыкны киметүгә нигезләнгән позицияләрен ныгыта».

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре