Инфарктка кадәр берничә ел алдан организмда беренче хәтәр билгенең пәйда булуын әйткәннәр

Инфаркт яки инсульт кичергән һәр кешедә диярлек берничә ел алдан билгеле бер билгеләр пәйда була. Бу хакта “Российская газета” Daily Mail мәгълүматларына таянып яза.

АКШ һәм Төньяк Корея белгечләре, тугыз миллионнан артыграк кеше катнашында киң колачлы тикшеренү үткәреп, шундый нәтиҗәгә килгән: инфаркт яки инсульт кичерүчеләрнең 99 процентында берничә ел алдан хәтәрнең якынлашуын күрсәтүче билге пәйда булган. Барыннан да бигрәк (ун кешенең тугызында) кан басымы күтәрелү беренче билгегә әйләгән.

“Бу хезмәт йөрәк авыруларының кинәт кенә килеп чыкмавын һәм асылда сәламәтлеге какшау кешеләргә “сугуын” раслый”, – дип билгеләп үткән тикшеренүне уздырган галимнәр.

Тикшеренүдә катнашкан бик күпләрнең инфарктка кадәр берничә билгесе пәйда булуын ачыклаганнар. Кан басымы күтәрелүдән тыш, канда шикәр һәм холестерин микъдарының артуы бу.

“Табибларга иң беренче чиратта нәкъ менә шушы проблемаларны бетерү буенча эшләргә кирәк”, – дип басым ясап әйткән профессор Филипп Гринланд.
Аның әйтүенчә, дөньяда елына 18 миллион чамасы кеше йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан вафат була.

Моннан тыш соңгы елларда 30-40 яшьтәге кешеләрнең йөрәк өянәгенә бәйле рәвештә хастаханәгә озатылу очраклары арту билгеләнгән. Авыруга этәргеч бирүче төп сәбәпләр – дөрес тукланмау, аз хәрәкәтләнү, стресс.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре