Инфляциянең кайчан кими башлаячагын аңлатканнар

Белгечләр фикеренчә, Россиядә инфляциянең иң югары ноктасы быел март-апрель айларына туры килеп, 10 проценттан аз гына күбрәк тәшкил итәчәк. “РИА Новости”, экспертлар фикеренә таянып, шул хакта яза. Язгы “күтәрелештән” соң, процент ставкалары югары булган, сум ныгыган, кредитлау темпы кимегән бер мәлдә, инфляциянең акрынлап акрынаюы көтелә.

Инфляция күләме быел гыйнвар аенда 9,92 процент булса, февральдә 10,06 процентка җиткән. Икътисадый үсеш министрлыгының башлангыч мәгълүматларына караганда, 31 мартка ул 10,24 процентка җиткән булырга мөмкин. Март өчен рәсми статистика бу атнада соңрак басылып чыгачак.

Икътисадчы Олег Кузьмин фикеренчә, инфляциянең югары ноктасы апрельгә туры килер сыман. Әмма март белән апрель арасындагы аерманың бик аз – процентның уннан бер өлеше чикләрендә генә булуы бар. Аның әйтүенчә, инфляциянең инде май аеннан ук бер урынлы күрсәткечкә әйләнеп кайтуы ихтимал.

Шул ук вакытта кайбер белгечләр, инфляция бөтен җәй дәвамында үсәргә мөмкин, дигән фикердә. Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты доценты Елена Воронкова әйтүенчә, инфляция күрсәткече июль аенда нык кына күтәрелә башлап, августта иң югары ноктасына җитмәгәе.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре