Иннополис мэры: «Гуанмин белән хезмәттәшлек – тарихи вакыйга»

Иннополис мэры Дмитрий Вандюков бүген Кытайның Гуанмин районы белән имзаланган килешүне шәрехләде. Шәһәр башлыгы аны технологик сектор һәм шәһәр мохите үсешенең катализаторы булачак тарихи вакыйга дип атады. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына технополисның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Партнерлык инновацион технологияләр, шәһәр төзелеше, фән һәм мәгариф өлкәсендә уртак эшнең нигезен булдыра. Килешүдә фәнни-техник хезмәттәшлеккә аерым басым ясалган, бу Россиянең IT-башкаласы буларак Иннополис өчен зур әһәмияткә ия.

«Бу - Иннополис һәм Гуанмин өчен тарихи вакыйга. Безнең партнерлык технологик секторны гына түгел, ә тулаем шәһәр мохитен (инфраструктурадан алып кала халкының тормыш сыйфатына кадәр) үстерүдә катализатор булыр дип ышанам. Яңа проектларны гамәлгә ашыру юнәлешендәге уртак эш шәһәрләребезне тагын да заманчарак һәм уңайлырак итәргә булышачак», – дип искәртте Вандюков.

Гуанмин - мөһим мәгълүмати технологияләр үзәге, Шэньчжэнь шәһәренә буйсынучы район. Районның мәйданы - 156,1 квадрат километр тәшкил итә, 1,12 миллионга якын кеше яши.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре