Әлеге карар шәһәр советы мэр вазифасына кандидатлар тәкъдим итмәү сәбәпле кабул ителде. Андый очракта, закон буенча, РФ субъектының иң югары вазифаи заты торак пункт башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручыны билгели. Моннан тыш, Илдус Хөҗҗәтов шәһәр үсеше белән тирәнтен таныш һәм төп проектларны шәхсән алып бара.
«Иннополис минем өчен – мөһим урын. Без команда белән Иннополиста тормышны тагын да уңайлырак итү өчен административ-хуҗалык мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итүгә аерым игътибар бирүне дәвам итәчәкбез. Алда безнең мөһим бурычлар тора: инфраструктура проектларын тормышка ашыру, иҗтимагый киңлекләрне үстерү, яңа торак төзү, шулай ук шәһәр мохитенә заманча санлы чишелешләр кертү.
Төп максат – Иннополис мөмкинлекләр шәһәре булып калсын, яшәү, балалар тәрбияләү, эшләү һәм ял итү өчен уңайлы булсын. Иннополиста уңайлы шәһәр мохитен үстерү өчен, бу еллардагы кебек, темпны киметмичә, инновацион үзәк командасында эшләүне дәвам итәчәкмен», – дидеИлдус Хөҗҗәтов.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез