Газетага язылу

Иннополис Университеты «Физмат Алгарыш» проектын тормышка ашырырга булыша

Республикада «Физик-математик Алгарыш» һәм «Физик-химик Алгарыш» проектларын гамәлгә ашырганда, ясалма фәһем технологияләре киң кулланыла. Нейрочелтәрләр өстәмә курслар, түгәрәкләр алымнарын төзергә ярдәм итә.

Бу хакта Татарстан мәгариф системасында стратегик проектларны гамәлгә ашыру турындагы матбугат очрашуында Иннополис Университетының "Физмат Алгарыш" проекты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Ибәттулин сөйләде.
– Материаллар ясалма фәһем тарафыннан эшләнгән онлайн-платформа бар, әмма ул безнең белгечләр тарафыннан тикшерелде, – диде Рөстәм Ибәтуллин. Моннан тыш,  ул «Тере химия», «Физика буенча бурычларны хәл итү» цифрлы әсбапларын эшләгәндә ярдәм итә.
«Физик-математик Алгарыш» проекты укучыларда 4 нче сыйныфтан ук математика белән кызыксыну мөмкинлеге бирә. Иннополис  дүрт юнәлештә ярдәм итә. Әйтик,  5-7 сыйныфлар өчен түгәрәк  оештыра. Анда  ике меңнән артык укучы шөгыльләнә. Ул  гадәти булмаган форматта уза.  Халыкара олимпиадаларда җиңгән, югары баллар җыйган  яшьләр балаларга  көн саен дәресләр бирә. Югары сыйныф укучылары өчен 40 физика-математика сыйныфлары ачылган. Анда меңгә якын укучы укый. Иннополис әлеге юнәлештә дә булыша. Ә укытучылар өчен онлайн-платформа булдырган. Моннан тыш, балаларны математика фәненә карата  кызыксыну уяту өчен төрле фестивальләр уздыра.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре