Газетага язылу

Иннополисның мастер-планын эшләгән танылган архитектор вафат булган

Иннополисның мастер-планын эшләгән архитектор Луи Тай Кер вафат булган.

Иннополисның мастер-планын эшләгән танылган архитектор вафат булган
t.me/galimovatatarstan

Бу хакта дөнья массакүләм мәгълүмат чараларына сылтама белән ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Аны Сингапур шәһәр төзелешенең атасы дип атыйлар. Аның портфолиосында бөтен дөнья буйлап төзелгән бик күп үзенчәлекле проектлар бар», - дигән ул.

Лилия Галимова постында 2012 елда архитектор Луи Тай Кер Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка проектын тәкъдим иткәндә төшерелгән фотоны да урнаштырган.

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре