Газетага язылу

Иннополиста ясалма фәһем һәм стартапларга багышланган чара узачак

30 октябрьдә Иннополиста венчур инвесторлары һәм ИТ-компанияләр вәкилләре катнашындагы питч-шоуда технологик стартаплар тәкъдим итәчәкләр. Шулай ук программа кысаларында «Бизнесу быть!» документаль фильмын күрсәтү һәм бизнеста ясалма фәһем куллану турында ачык фикер алышу планлаштырылган.

Питч-шоуда 10 команда үзләренең технологик эшләнмәләрен белгечләргә тәкъдим итәчәк. Экспертлар советы составына венчур инвесторлары, корпорацияләр һәм ИТ-бизнес вәкилләре керә. Җиңүчеләр «Иннополис» махсус икътисади зонасы резиденты статусын алуга тәкъдим ителәчәк.

Питч-Шоудан соң тамашачыларга «Бизнесу быть!» документаль фильмын күрсәтәчәкләр. Фильм Россия эшмәкәрлеге тарихы һәм бүгенге үсеше турында. Геройлар арасында Максим Валецкий, Евгений Демин, Михаил Кучмент, Елена Шифрина һәм башка танылган эшмәкәрләр бар.

Программаны бизнеста ясалма интеллект куллану турындагы паблик-ток тәмамлаячак. Банк хезмәткәрләре, Казан эшмәкәрләре һәм «Иннополис» махсус икътисади зонасы белгечләре эшмәкәрлек эшчәнлегендә ясалма фәһем куллану мөмкинлекләре турында фикер алышачак.

Бүген Иннополиста 700дән артык оешма теркәлгән. Шәһәр технологик компанияләрне, стартапларны, тикшеренү үзәкләрен һәм мәгариф оешмаларын берләштерә, инновацион проектларны үстерү өчен шартлар тудыра.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре