Кичә Иннополиста яшәүчеләр җир асты парковкасында гадәти булмаган күренешкә тап булганнар.
Бер машинаның капотында алар йоклап ятучы төлкене күреп алганнар. Кыргый хайван кешеләрдән курыкмаган, тыныч кына җылы машинага утыруын дәвам иткән. Мөгаен, төлке паркингка җылынырга килеп йоклап киткәндер.
Шәһәрдә яшәүчеләр үзләре кунакны «Иннополис песие» дип атаганнар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез