«Иннопром»да Татарстан экспозициясен Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин карады

Бүген Минскида Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин «Иннопром.Беларусь» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә булды.

Күргәзмәдә катнашучы Россия Федерациясе субъектлары стендларын карау барышында РФ Премьер-министры Татарстан Республикасы экспозициясе белән танышты.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кыскача төбәк һәм Беларусь Республикасы белән үзара файдалы хезмәттәшлек турында сөйләде.

Михаил Мишустин белән бергә Татарстан экспозициясе белән Минскка килгән БДБ илләре җитәкчелеге вәкилләре танышты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре