Туганыбызга инсульт булды. Әлегә махсус ризык ашатабыз. Аның бер савыты 1300 сум тора. Туганым кебек авыруларга бушлай бирелмиме икән ул? Аны каян табарга була? Казандагы хосписта бирәләр, дип тә ишеткән идек.
Гөлгенә Гыйниятова
Казандагы «Анжела Вавилова» фонды һәм «Наташа» хосписы җитәкчесе Владимир Вавилов:
– Кызганыч, бездә инсульт кичергән кешеләр өчен бирелә торган махсус ризык юк. Бу дөрес хәбәр түгел. Аны авыруны дәвалаучы табибтан белешергә кирәк.
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге матбугат хезмәте җитәкчесе Альбина Никандорова:
– Безнең фонд физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә тернәкләндерү чаралары бирә. Алар аның шәхси тернәкләндерү программасында булырга тиеш. Без бушлай махсус ризык бирмибез.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез