Баш әйләнүнең сәбәпләрен билгеләү ысулларыннан берсе булып видео-импульс тесты тора. Сырхау бер ноктага карарга тиеш. Табиб аның башын кинәт кенә як-якка борып, махсус камера һәм хәрәкәт датчиклары ярдәмендә күзләренең «борылырга» өлгерү-өлгермәвен тикшерә. Күзләр никадәр «артка калса», вестибуляр аппаратка шуның кадәр күбрәк зыян килгән, дигән сүз.
Мондый тикшерү табибларга тагы да хәтәррәк чир – инсультны да ачыклау мөмкинлеге бирә. Тест рефлексларның тәртиптә булуын күрсәтеп тә, сырхауның башы бик нык әйләнә икән, бу вестибуляр аппаратка түгел, бәлки баш миендә кан әйләнеше бозылуга, ягъни инсультка бәйле булырга мөмкин.
Әлеге тест кыйммәтле махсус җиһазда үткәрелә. Ә ул күп кенә дәвалау учреждениеләрендә, аеруча районнарда, кечкенә хастаханәләрдә юк. Пермьда уйлап табылган мобиль кушымта исә мондый тикшерүне теләсә кемгә үткәрү мөмкинлеге бирәчәк. Моның өчен смартфонга махсус программа урнаштырылса, шул җитә, ди белгечләр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез