«РИА Новости» хәбәренә караганда, Министрлар Кабинетының киләсе елда киберҗинаятьчелеккә каршы көрәшү планында шундый чара каралган. Документтан күренгәнчә, иң элек тиешле ведомстволар интернет аша законлы нигездә эшли торган кибетләрне барлап, бердәм исемлек төзүнең максатка ярашлы булу-булмавын ачыклаячак.
Чараны гамәлгә ашыру срогы – киләсе елның өченче кварталы. Бу вакытка кадәр Хөкүмәткә реестрны булдыру җәһәтеннән тәкъдимнәр тапшырылырга тиеш. Әлеге мәсьәлә буенча Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр, Эчке эшләр, Финанс министрлыклары, Салым федераль хезмәте, «Роскомнадзор» Генераль прокуратура һәм Россия банкы белән берлектә эшләячәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез