Газетага язылу

Интернетны бер атнага яки ял көннәренә сүндерү тәкъдиме белән чыктылар

Россиядә интернетны бер атнага яки кимендә ял көннәренә сүндереп тору тәкъдиме белән чыктылар. Моны хуплап Дәүләт Думасы депутаты Николай Арефьев чыгыш ясады. Ул бу хакта «Абзац» басмасы хәбәрчесе белән әңгәмәдә әйтте.

Аның фикеренчә, мондый чара россиялеләргә күзләрен һәм нерв системаларын сакларга, шулай ук уеннар белән мавыгу очракларын киметергә ярдәм итәчәк.

Аның сүзләренчә, бертуктаусыз интернетта утыру нәтиҗәсендә кешеләрнең физик һәм психик сәламәтлеге какшый, шулай ук финанс өлкәсенә дә зыян килә. Россиялеләрнең челтәрдә үткәргән вакытының якынча 70 проценты аларның сәламәтлегенә зыян китерә, дип саный парламентарий.

2025 елдагы тикшеренүләр нәтиҗәсендә  халыкның интернетта көн саен якынча 6,5 сәгать вакыт үткәрүе ачыкланган. Челтәрдә иң күп утыручылар – яшүсмерләр (12-17 яшь), студентлар һәм 25-34 яшьтәге кешеләр,  ә 35-55 яшьтәге кешеләр интернетта көн саен якынча 5 сәгать вакытларын үткәрә икән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре