"Интерны" сериалындагы роле буенча танылган Россия актрисасы Аглая Тарасова тоткарланган. Мәскәү Домодедово аэропортында тикшерү вакытында аңарда тыелган матдәләрне тапканнар. Mash хәбәр иткәнчә, Аглая гашиш мае салынган вейп белән кулланган.
"Актриса Аглая Тарасовада Домодедово аэропортында наркотиклар тапканнар - артистканы эчендә гашиш-май салынган вейп белән тоткарлаганнар", - дип хәбәр итә канал авторлары.
Актрисага карата наркотик чаралар контрабандасы турындагы маддә буенча җинаять эше кузгатылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез