Кызыл мәйдан өстендә Җиңү көнендә Мәскәүдә 75 самолет һәм вертолет катнашачак, дип хәбәр итә РИА "Новости" РФ Оборона министрлыгына сылтама белән.
Россиянең 47 шәһәрендә һава парадында барлыгы 600 берәмлек техника эшкә җигелә.
Исегезгә төшерәбез, 16 апрельдә Җиңүнең традицион парады Кызыл мәйданда коронавирус пандемиясе аркасында күчерелде. РФ Президенты Владимир Путин оборона министрына, барлык дәрәҗәдәге хакимият органнарына графикны үзгәртергә һәм Кызыл мәйданда, төбәкләрдә хәрби парадка әзерлекне күчерергә, шулай ук 9 майда барлык массакүләм гаммәви чараларны кичектерергә кушты. Соңрак Россия лидеры хәбәр иткәнчә, Россиядә Җиңү көнендә самолет һәм вертолетлар катнашында авиация парады узачак, ә кичен шәһәрләр үзәгендә салютлар узачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез