Әфган, Чечня сугышлары һәм махсус операция ветераннары, Казан танк училищесын тәмамлаучылар, Татарстан Танкистлар берлеге әгъзалары Казанның Сахаров урамында урнашкан танкистлар һәйкәленә чәчәкләр калган.
Аларга кадетлар, суворовчылар һәм башкалар кушылган. Чарада барлыгы 200гә якын кеше катнашкан, дип яза “Татар-информ”.
Һәйкәл 2015 елда ачылган. Монументта 3 легендар танк: МС-1, Т-34, Т-72 танклары сурәтләнгән. Танкистлар һәр ел саен яңа элементлар өстәп тора. Быел монументка каска һәм кәнәфер сурәтләре өстәлгән.
“Чара Җиңүнең 80 еллыгына багышланды. Бүген Казан танк училищесын тәмамлаган атаклы шәхесләр: Россия Герое Рәсим Баксиков, 78 нче лицейның кадетлар берләшмәсе җитәкчесе Артур Даудов, Танк училищесы укытучысы Георгий Сапожников, яу кырларында ятып калган танкистларның истәлеген хөрмәтләп, чәчәкләр салды. Акциядә шулай ук 93 нче гимназия һәм 186 нчы лицейның юнармиячеләре катнашты”, – дип сөйләп үткән агентлык хәбәрчесенә танкистлар һәйкәле авторларыннан берсе Радик Хәмитов.
 Чара мактаулы каравылның дәүләт флагларын һәм Танк училищесы байракларын алып чыгудан башланган. Ветераннар, танк училищесын тәмамлаучылар үзләренең чыгышларыннан соң һәйкәл итәгенә кызыл канәферләр салган.
“Махсус хәрби операция үткәрү чорында мондый чаралар аеруча кирәк. Үсеп килүче буын безнең үрнәктә традицияләребезне дәвам иттерәчәк. Бүген әле мәктәптә генә укучы кадетлар да Җиңү парадында катнаша, бу исә бездә гаять зур горурлык хисләре уята”, – дигән Радик Хәмитов.
Быел Россиядә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Җиңү бәйрәме алдыннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез