Җиңү көнендә Казан телебашнясында бәйрәм утлары кабыначак

9 Майда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Казан телебашнясында утлар кабыначак. Бу хакта Россия телевидение радиотапшырулар челтәре матбугат хезмәте хәбәр итә.

Телебашняда «Бөек Җиңү көне белән!» һәм «Беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмаган» дигән язу чыгачак.

Казанның әлеге биек объекты салют утлары һәм эңгер-меңгер җитү белән төрле төсләр белән ялтырап торачак.

Быел Россиядә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Җиңү бәйрәме алдыннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Бөек Ватан сугышы Миңнеханов сугыш ветераннары Россия Герое минниханов "80-летие Великой Победы" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" "герой россии" сугыш ветераннарын

Көн хәбәре