Бөек Ватан сугышы ветераннары Җиңү көненә түләүне автомат рәвештә алачак. Моның өчен гариза язарга да, мәгълүматларны смс-хәбәр аша яки шалтыратып та хәбәр итәргә кирәк түгел. Бу хакта РИА Новости Россия Дәүләт Думасы депутаты Светлана Бессараб сүзләренә сылтама белән яза.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин карары нигезендә апрель-май айларында Бөек Ватан сугышы ветераннары, элеккеге концлагерь тоткыннары, Ленинград блокадасына эләгүчеләр, шулай ук Финляндия һәм Япония белән сугыш чорында һәлак булган хәрбиләрнең тол хатыннары бер тапкыр 80 мең сум акча алачак.
Бессараб ветераннарны мошенниклардан саклану максатыннан кисәтеп, түләүләр алу өчен бернинди кодларны яки шәхси мәгълүматны да расларга кирәк түгеллеген әйтте. Мондый очраклар булганда кичекмәстән аралашуны туктатырга киңәш итте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез