Җиңүнең 80 еллыгы хөрмәтенә Казанда ветераннарга медальләр тапшырылды

Татарстанда барлыгы 7,8 меңнән артыграк ветеранны бүләкләү күздә тотыла.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Казанда ветераннарны бүләкләү тантаналары дәвам итә. Бу хакта Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте хәбәр итә.

Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин 62нче гвардия дивизия ветераны Рахман Салихов, тыл хезмәтчәннәре Ирина һәм Рәйсә Фәйзуллиналарны котлаган.
Татарстанда барлыгы 7,8 меңнән артыграк ветеранны бүләкләү күздә тотыла. Моннан тыш алар медицина, социаль хезмәтләр, дарулар һәм бер тапкыр түләүләр белән тулысынча тәэмин ителәчәк. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнү буена оештыру комитеты утырышында шул хакта сөйләп үткән иде.
Исегезгә төшерәбез: 2025 ел Россия һәм Татарстанда Ватанны саклаучы елы буларак игълан ителде. Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Җиңүнең 80 еллыгы "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" "Ватанны саклаучылар елы" "Ватан сакчылары елы"

Көн хәбәре