Җиңүнең 80 еллыгына 9 ветеранның фатирын төзекләндерәчәкләр

Алабуга районында Җиңүнең 80 еллыгына 9 ветеранның фатирын төзекләндерәчәкләр. Ремонт эшләрен 25 апрельгә кадәр төгәлләү күздә тотыла. Бу хакта “KazanFirst” муниципалитетның матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Ветераннарга башка төрле ярдәм чаралары да күрсәтелә. Алабуганың уку йортлары башлыклары, ярдәм йөзеннән, аларның кухня җиһазын ремонтлаган, мунча ишеген, фатирдагы санузел җиһазларын алыштырган. Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон бер ветеранга балконын яңартырга булышкан һәм кер юу машинасы бүләк иткән. Эшмәкәр ханым тагын бер ветеранга шундый ук техника алып биргән. Моннан тыш шәһәрдә яшәүче изге күңелле кешеләр өлкән яшьтәге ветераннарга биобәдрәф, газ плитәсе бүләк иткән. Әмма, хакимият вәкилләре әйтүенчә, ярдәм итүдән катгый төстә баш тартучылар да табылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Җиңүнең 80 еллыгы "80-летие Великой Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватан сакчылары елы" сугыш ветераннарына Бөек Ватан сугышын Ватанны саклаучылар елының

Көн хәбәре