Түләү ике һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә, ата-анасы I яки II төркем инвалид булган гаиләләргә, ялгыз инвалид ата-аналарга, шулай ук инвалид балалар тәрбияләүче ялгыз ата-аналарга каралган. Гаиләнең барлык әгъзалары да Казанда теркәлгән булырга һәм яшәргә тиеш.
Инвалидлыкны раслый торган документлар белән гаризаны теркәлү урыны буенча район администрациясенә 10 декабрьгә кадәр тапшырырга кирәк. Гаризага гаиләнең барлык әгъзаларының шәхесен ачыклый торган документлар, бала туу турында таныклыклар, инвалидлык турында белешмәләр, түләүләрне күчерү өчен банк счеты реквизитлары һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык кебек документлар җыелмасы беркетелергә тиеш.
Комиссия гаризаларны кабул итеп бетергәннән соң ун эш көне эчендә түләү турында карар кабул итә, хәбәрнамә мөрәҗәгать итүчегә 15 көн эчендә җибәрелә. Консультацияләрне теркәлү урыны буенча район администрациясеннән яисә +7(843)223-19-00 (өстәмә 86203) телефон номерына шалтыратып, Башкарма комитет аппаратының Социаль сәясәт идарәсеннән алырга була, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез