Газетага язылу

«Инвалид калу куркынычы бар иде»:Лилия Хәйруллина сәламәтлегенә бәйле авыр чор турында сөйләгән

Популяр җырчы Лилия Хәйруллина соңгы йөклелеге вакытындагы кыенлыклар, депрессия, сәламәтлегенә бәйле проблемалар турында сөйләп үткән. Үзе әйтүенчә, бу хакта аның әле тәүге сөйләве. Җырчы ТНВ каналында «Сөйләшергә вакыт» эфирында тормышының катлаулы чорына кагылып үткән, дип яза «KazanFirst.

– Авыр булды. 4 ай буе чит илдә – олы балаларымнан читтә яшәргә туры килде. Әниләр мине аңлар. Өстәвенә йөклелек вакытында каты авырып киттем. Әмма мин зарланырга яратмыйм. Дарулар эчтем, ә алар карынымдагы балама зыян китерергә мөмкин иде. Шуннан, егылып, сабыемның хәрәкәтләнүен тоймый башладым. Тормышымдагы катлаулы чор иде бу, депрессиягә бирелдем. Бик күп дәваландым, хәлемне һич аңлый алмадым. Әмма бу хакта язылучыларыма сөйләмәдем. Миңа шуның кадәр авыр булды: башка беркайчан да елмая алмас кебек идем.

Барысы да йөклелек вакытында килеп чыкты: үзем турындамы, карынымдагы бала турындамы кайгыртырга икәнен белмәдем. Өстәвенә авыруым аркасында инвалид калу куркынычы бар иде, – дип уртаклашкан Лилия Хәйруллина.

Җырчы әйтүенчә, аңа дарулар билгели алмаганнар, чөнки сәламәтлегендәге проблеманы аңламаганнар. Кыенлыклардан соң сәламәтлегеңне ныграк бәяли башлыйсың икән, дип, килеп туган шушы авыр хәлләрдән соң фикере үзгәрүен әйткән ул.

Лилиянең сәламәтлегендә кайбер проблемалар калган әле, әмма хәзер  үзен күпкә яхшы хис итә икән. Ул үзенә ярдәм иткән табибларга рәхмәтләрен җиткергән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре