Газетага язылу

Инвесторлар паникага якын халәттә

Россия икътисады һәм финанслары өчен глобаль фон һәм эчке вазгыять уңай түгел.

Согуд Гарәбстаны үз нефтенә бәяне соңгы 26 ел эчендә рекордлы рәвештә түбәнгә төшерде. Иран Һүрмүз бугазыннан үзе куйган кагыйдәләрне бозган сәүдә корабларына аткалап торса да, сәүдә җанлана. 3–5 июль аралыгында бугаздан 108 кораб узган. Бер көнгә 36 туры килә. Сугышка кадәрге күрсәткеч 140–150 булган. Фарсы култыгында соңгы дүрт айда җыелган нефть акрынлап дөнья базарына чыга. Россия нефтенең бәясе кискен түбән төшә. Bloomberg агентлыгы, илнең көнбатыш портларыннан озатыла торган Urals сортлы нефть бәясе баррельгә 41,66 долларга кадәр төште, дип хәбәр итә. Бюджет өчен бик начар сан бу.

 

Җитмәсә «тышкы тәэсир» нәтиҗәсендә планнан тыш ремонтка ябыла торган нефть эшкәртү заводлары саны арта. Дүшәмбе көнне Омск нефть эшкәртү заводы «тышкы тәэсир»гә дучар булды. «Ватаным Татарстан» хәбәрчесе вазгыятне махсус өйрәнде. Омск заводы илнең эчкәре тылында урнашуы белән генә түгел, иң зур куәткә ия заводларның берсе булуы белән дә билгеле. Ул елына 5 миллион тоннадан артык бензин җитештергән. Чагыштырыгыз: озак вакытка планнан тыш ремонтка ябылган Кстоводагы зур заводның еллык куәте 4,8 миллион тонна бензин, Мәскәү нефть эшкәртү заводыныкы – 2,9 миллион тонна. Россиянең бензинга еллык ихтыяҗы 38–40 миллион тонна тирәсе, айга – 3,2–3,3 миллион. Кайбер чыганаклар, бензин җитештерү ихтыяҗның 20 процентына кадәр кимеде, дип әйтәләр. Ягъни якынча 8 миллион тоннага якын бензин җитешми. Бу сан начар якка таба үзгәреп тора. Һиндстаннан айга 400 мең тонна тирәсе бензин сатып алырга җыеналар. Хәзер юлда 30–40 мең тонна бензин төягән ике танкер бар. Кытлыкны импорт белән каплап бетереп булмаячак. Импорт бензин күпкә кыйммәткәрәк тә төшә. Болай да Һиндстаннан алынган бензин ихтыяҗның 12–13 процентын гына каплый.

 

Илдәге икътисадый вазгыятьнең катлаулы булуы фонд базарында ачык чагыла. Инвесторлар кыйммәтле кәгазьләрдән күпләп котылырга тырыша. Дәүләт облигацияләре дә мәтәлчек ата. Күп кенә белгечләр, илдә банк кризисы якынлаша, дип тә әйтә. Вазгыятьне акрын хәрәкәткә килә торган бомбага тиңлиләр.

                                      

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре