5 июльдә үз эшләренә баштанаяк кереп чумган, эшләмичә тора алмаучыларның «һөнәри» бәйрәме – Эш сөючеләр көне икән! Күп кенә белгечләр әлеге сыйфатны үзенә күрә чир, тайпылыш дип саный. Артыгын эшләү кешенең үзенә файдалы булмаса да, тырыш кешене кайда да яраталар. Бу юлы без тырышлык, чамадан тыш эшчәнлек һәм ял итә белү сәләте турында сөйләштек.
«Йоклауның мәгънәсен аңламый идем»
Резеда Сәлахова, Тинчурин театры актрисасы:
– Кара, нинди сәер көн уйлап тапканнар! «Трудоголизм» дигәч, күз алдына ниндидер авыру, бәйлелек килеп баса. Ә «эш сөючән» – матур сүз! Мин дә үземне эш сөючеләр рәтенә кертәм. Кечкенәдән үк эшсез торырга яратмыйм. Мәктәптә укыганда хәтта йоклауның да мәгънәсен аңламый идем (көлә). Эх, ни өчен кеше йокларга ятып, шулкадәр вакытын сарыф итә, имеш. Яшь барган саен йокының кадерен белә башладым үзе. Эш сөючәнлек каннан, тәрбиядән киләдер ул, миңа калса. Ә инде театр өлкәсендә шундый булырга кирәк тә. Ялкауларны бер җирдә дә яратмыйлар яратмавын, ләкин безнең эштә талант белән генә булмый. Гел тырышырга, тир түгәргә кирәк. Менә хәзер безнең театрда отпуск чоры. Ләкин мин башка бер проектка алынып, бу чорымны эшләп уздырачакмын. Шушы буладыр инде ул эш сөючәнлек! Ирем Артемга да, өйдә торсам, ялымны эшләп уздырачакмын, зинһар, берәр җиргә барыйк, дидем. Тиз генә җыенып, җылы якка чыгып китәргә иде исәп. Шулай да, эшчәнлек миндә чир дәрәҗәсенә җитмәгән. Кирәк чакта ял итә беләм.
«Бер әйләнә башлагач, тәгәрмәчне туктатасы килми»
Илмир Ямалов, музыкант, алып баручы:
– Эшчән кешеләрне берничә төргә бүлеп карарга буладыр ул. Кемдер җаны-тәне белән бирелеп, үзен кызганмыйча эшли. Кемдер сәгатьләп кенә эшли, туктый белә, ләкин эшен барыбер ярата. Мин үземне фанатик дәрәҗәсендәге эшчән кеше дип атар идем. Әни дә, хатыным да: «Үзеңә һәм ял итәргә вакытың җитми бит», – дип орышалар инде. Бәлки, чыннан да, алай ук кирәкмидер. Чөнки чамадан тыш эшләү кырын сугарга да мөмкин. Без, артист халкы, гел кеше алдында бит. Димәк, һәрвакыт яхшы формада булырга, гел матур, төзек итеп сөйләшергә кирәк. Ә инде, әйтик, берничә көнгә ерак юлга чыгып китеп, рәттән берничә мәҗлес алып бара башлыйсың икән, соңгы көнендә хәл бөтенләй калмаска мөмкин. Алып баручыларга бит әле тиешле урында тиз генә фикер туплап, шул фикерне тиз генә җиткерә белергә дә кирәк. Хәлсез чакта алай эшләп булмый. Вакытында туктап, ял итә белергә кирәклеген яхшы аңлыйм да соң, тик азарт дигән нәрсә бар... Бер әйләнә башлагач, тәгәрмәчне туктатасы килми. Фикеремне әнинең яратып әйтә торган сүзе белән тәмамлыйсым килә: «Эшләгән кеше үлми ул!»
«Һәрвакыт эш, эш, эш...»
Гүзәл Әхмәтова, җырчы:
– 5 июльдә мондый бәйрәм барлыгын белмәгән идем. Бүген әниебезнең туган көне. Шуңа да безнең өчен 5 июль – болай да зур дата. Ә инде эш сөючәнлеккә килгәндә, мин үземне бу сыйфатка ия дип саныйм. Элек бөтенләй дә ял итә белми идем. Һәрвакыт эш, эш, эш... Эш турында гына уйлап, баш гел кайнап тора иде. Гел каядыр чабасың, нидер кыласың. Ул чакта, чыннан да, чир дәрәҗәсенә җиткән булгандыр. Хәзер инде ял итәргә өйрәндем. Үземне артык өзгәләмим. Хәзер эш белән ял гармониядә, һәркайсының – үз вакыты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез