Владивостокта йөклелеге утызынчы атнага киткән 28 яшьлек хатын-кыз, җиденче каттан егылып, исән калган. Бу хакта “ТАСС” Приморье крае Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.
Хатын-кыз үзе әйтүенчә, төнлә ул йоклый алмаган. Тәрәзәне сөртмәкче булганда, таеп китеп, җилкәсе белән түбәнгә “очкан”. Тавышка күршесе йөгереп чыккан һәм “Ашыгыч ярдәм” чакырткан. Хәзер йөкле хатын-кыз – табиблар күзәтүендә, аның гомеренә берни янамый. Бәхеткә, йөклелеген дә саклап калуга ирешелгән.
Медиклар басым ясап әйткәнчә, хатын-кыз могҗиза белән генә исән калган. Җиденче каттан егылу гадәттә бик каты җәрәхәтләнү-имгәнүләргә китерә яисә бөтенләй дә фаҗигале тәмамлана. “Җиңелчә генә бәрелү-сугылу, шул ук вакытта йөклелекне дә саклап калу – гадәттән тыш очрак бу”, – дип билгеләп үтелгән матбугат хезмәтендә.
Белгечләр сүзләренә караганда, медицинада мондый очраклар чиктән тыш сирәк очрый.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез