Йөкле хатын-кызларга ярдәм йөзеннән сертификат булдыру тәкъдиме белән чыктылар

Дәүләт Думасы депутатлары Россия вице-премьеры Татьяна Голиковага йөкле хатын-кызларга ярдәм күрсәтү максатыннан сертификат булдыру турында тәкъдим юллады.

Мөрәҗәгатьнең инициаторлары - Сергей Миронов, шулай ук Дәүләт Думасының гражданлык җәмгыятен үстерү комитеты рәисе Яна Лантратова, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.

Хатта билгеләп үтелгәнчә, сертификат кертү өстәмә ярдәм чарасы тәкъдим итү өчен максатка ярашлы булачак. Түләүне медицина оешмасында исәпкә куелган йөкле хатын-кыз алачак. Сертификат акчаларын төгәл билгеләнгән максатларга юнәлтү күздә тотыла.

Сергей Миронов искәрткәнчә, акча анализлар, витаминлы комплекслар һәм табибларның мәҗбүри медицина иминиятеннән тыш консультацияләренә юнәлдереләчәк. Аның сүзләренчә, йөклелек һәм бала табу буенча пособие 28 яки 30 атнадан бирелә, ә гаиләдә чыгымнар күпкә иртәрәк барлыкка килә.

Мондый сертификат кертү гаиләләргә финанс йөкләнешен киметергә, акча тотуны үтә күренмәле итәргә һәм медицина ярдәмен алуның үтемлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк, дип искәртте ул.

Яна Лантратова билгеләп үткәнчә, Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматлары буенча, яшьләрнең шактый өлеше финанс кыенлыклары аркасында бала табуны кичектереп тора.

Ул агымдагы ярдәм чаралары йөклелекнең 30нчы атнасыннан яки бала туганнан соң гына гамәлгә керүен һәм иртә срокларда тотылган чыгымнарны капламавын әйтте һәм хатын-кыз турында йөклелекнең беренче көннәреннән үк кайгырту кирәклеген искәртте.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре