Дәүләт Думасы Сәламәтлек саклау министрлыгына аборт ясату өчен рөхсәт ителгән йөклелек срогын 12дән 9 атнага калдырырга тәкъдим иткән. Бу хакта “РИА Новости” хәбәр итә.
“Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгына: хатын-кызның үз теләге белән йөклелекне өзү срогын киметеп, унике атнадан тугыз атнага калдыру мәсьәләсен карарга”, – диелгән рекомендацияләрдә.
“Ана һәм баланың Россиядә дәүләт сәясәтенең өстенлек бурычларыннан берсе булып торуы белән аңлатыла бу. Балаларның күбрәк тууына ирешү өчен төрле ысуллар кулланырга кирәк”, – диелгән рекомендацияләрдә.
Моннан тыш Сәламәтлек саклау министрлыгына абортлар турында законга үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә. Әйтик, көчләү сәбәпле йөккә узу аборт ясату өчен социаль күрсәтмә булып торачак.
Исегезгә төшерәбез: министрлык моңа кадәр аборт буенча яңа тәкъдимнәрне хуплаган. Пациент өчен рекомендацияләр бүлегендә күрсәтелгәнчә, хәзер хатын-кызга, йөклелекне өзгәнче, УЗИ үткәреп, аңа яралгының сурәтен күрү һәм йөрәк тибешен ишетү мөмкинлеге биреләчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез