Газетага язылу

Йөрәк авырулары куркынычын киметү өчен һәр көн саен нәрсә эшләргә мөмкин? – Табиб киңәше

Баскычтан менү – йөрәк авыруларыннан саклануның иң гади һәм нәтиҗәле ысулы. Россия Фәннәр академиясе академигы, Сәламәтлек саклау министрлыгының терапия буенча штаттан тыш баш белгече Оксана Драпкина социаль челтәрләрдәге каналында шул хакта сөйләп үткән.

«Баскычтан менү организмның кислород катнашында (аэробная нагрузка) һәм кислородсыз (анаэробная нагрузка) энергия алуы нәтиҗәсендә, бик файдалыга әйләнә», – дип аңлатып үткән белгеч.

Драпкина сүзләренә караганда, күптән түгел генә төгәлләнгән киң колачлы тикшеренү лифтны баскычка алыштыру гадәтенең кан әйләнеше системасы эшчәнлеген бермә-бер яхшыртуын ачыклаган. Барлыгы 480 меңнән артыграк кеше катнашында 9 тикшеренү нәтиҗәләре шуны күрсәткән. Күзәтүнең уртача срогы 14 ел тәшкил иткән. Тикшеренүдә 35-84 яшь аралыгындагы кешеләр катнашкан.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре