«Йөрәк белән күрәм һәм ишетәм»: Казанда күрмәүчеләр өчен тернәкләндерү проекты эшләп килә

«Йөрәк белән күрәм һәм ишетәм» проекты Президент грантлары фонды ярдәме белән «Ярдәм-Помощь» фонды тарафыннан 2025-2026 елларда гамәлгә ашырыла. Проектның авторы һәм җитәкчесе – «Ярдәм-Помощь» фонды вице-президенты, тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова.

«Ярдәм-Помощь» фондының «Йөрәк белән күрәм һәм ишетәм» проекты 2025 елның икенче конкурсында җиңү яулап, 10 000 000 сумнан артык ярдәм алды. Ул күрү сәләте чикләнгән кешеләрне социаль яктан тормышка яраклаштыру, адаптацияләү, иҗтимагый тормышта катнашу мөмкинлеге тудыруга юнәлдерелгән.

«Әлеге проект эшчәнлеген 2006 елда ук башлап җибәрде. Башта балалар өчен лагерьлар үткәрдек, тора-бара безгә мөмкинлеге чикле кешеләр дә кушылды. Баштарак ишетүләре чикле кешеләр өчен курслар оештырдык, ул ишарәләр теле ярдәмендә тормышка ашырылды. Безнең мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм итүебезне белгәч, күрү сәләтләре чиклеләр өчен дә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр булды. Баксаң, мондый программалар илебездә дә, якын-тирәдәге чит илләрдә дә юк икән. Тәҗрибә туплап, махсус әдәбият өйрәнеп, методикалар төзеп, белгечләр табып шушы проектны башлап җибәрдек. Луи Брайль шрифты белән язылган китаплар бастыру өчен махсус басмаханә ачылды. Республикабыз идарәсе тарафыннан зур ярдәм күрсәтелә. Бүгенге көндә заманча инклюзия үзәге төзелә, әлеге бинада медицина ярдәме дә күрсәтеләчәк», – диде «Йөрәк белән күрәм һәм ишетәм» проектының авторы һәм җитәкчесе Мәликә Гыйльметдинова.

«Ярдәм фондының дәүләт тарафыннан грант отуы зур җиңү генә түгел, җаваплылык та. Җиңүчеләр сайлап алынганда, дәүләт алдандагы өстенлекләргә (приоритеты) игътибар бирелә. Мөмкинлеге чикле кешеләрне тормышка яраклаштыруга юнәлдерелгән проектлар республикабыз өчен дә бик мөһим», – дип белдерде «Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларны хуплау буенча Республика ресурс үзәге» директоры Зөлфия Сафина.

Тернәкләндерү үзәгенә Россиянең төрле төбәкләреннән, төрле илләрдән дә киләләр. Алар арасында искитәрлек язмышлы кешеләр бар. Татарстан башкаласында күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр дини белемнәр алу белән беррәттән, Луи Брайль системасын өйрәнә, компьютер, телефонны үзләштерә. Курслар аралашу, тирә-якка яраклашу сәләтен, төп көнкүреш гадәтләрен формалаштыра. Күпләр бу урынга кабат килә. «Биредә үзебезне өебездә кебек хис итәбез», – диләр алар.

«Әлбәттә, безгә күпләр дини белем алудан тыш, аралашу максаты белән дә киләләр. Күпләр ялгызлык, бер нәрсә дә эшли, җәмгыятьтә үз урынын таба алмау хисен кичерә. Без аларга ярдәм итәбез. Кешене җәмгыятьтә бәйсез тормышка өйрәтү, ялгызлыктан котылырга булышу – төп максатларның берсе», – ди Мәликә Гыйльметдинова.

Тернәкләндерү үзәгендә күрү сәләтләре чикле кешеләр өчен барлык шартлар да тудырылган, уку-укыту өчен кирәк-яраклар эшләнелгән. Спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен махсус тренажерлар булдырылган. Моннан тыш, программага музейларга, театрларга сәяхәт, Казан буенча экскурсияләр дә кертелгән. Мөмкинлекләре чикле кешеләрне йөртү өчен волонтерлар җәлеп ителә. Башка шәһәрләрдән килүчеләргә торак та бар. Килә алмаучылар өчен онлайн ярдәм күрсәтелә. Боларның барсы өчен дә оештыручылар күп көч куялар.

«Йөрәк белән күрәм һәм ишетәм» проектын башлап җибәргән вакытларны искә төшерәм. Аны тормышка ашыруда катнашкан һәркем чын күңеленнән, изге ният белән эшли. Оештыручыларның шушы вакыт аралыгында тәҗрибәләре артты, алар – үз эшләренең осталары, хәзер үзләре дә тернәкләндерү серләренә өйрәтә алалар. Проектның географиясе киңлеге дә – зур күрсәткеч», – ди «Россия сукырларның Бөтенроссия «Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены җәмгыяте» Татарстан җирле оешмасы рәисе Владимир Федорин.

«Ярдәм-Помощь» фондының «Йөрәк белән күрәм һәм ишетәм» проекты кысаларында үткәрелүче күрмәүчеләр өчен махсус курслар Президент гранты ярдәмендә дәвам итәчәк. Бүгенге көндә үзәктә Россия төбәкләреннән һәм БДБ илләренән килгән күзе дөм күрмәүчеләр һәм күрү сәләте чикләнгән кешеләр тернәкләнә. 2026 елның ахырына кадәр 245 кеше өчен 7 тернәкләндерү курсы тормышка ашырылачак дип көтелә.

Лиана Габбасова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре