Бу халәт (экстрасистолия дип атала) иртән каһвә, энергетиклар белән артыгын мавыгуга, шулай ук тарту һәм хәмер куллануга бәйле булырга мөмкин. «Стресс, начар йоклау, борчылу, остеохондроз да – аеруча муен өлешендә – йогынты ясый», – дип билгеләп үткән табиб. Белгеч сүзләренә караганда, йөрәктә «өзеклекләр» сирәк кенә булса, башка билгеләр өстәлмәсә (монысы – иң мөһиме), куркуга калырга кирәкми. «Мондый халәт гадәттә стресс кебек югарыда телгә атап үтелгән сәбәпләр аркасында килеп чыга, һәм ул куркыныч белән янамый», – дип аңлатып үткән табиб. Кардиолог әйтүенчә, ял һәм йокы режимын көйләп, стресстан котылып, каһвәне азрак куллана башласаң, барысы да үз җаена кайтачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез