Мондый чирләргә психик тайпылышлар, эпилепсия яки күзләрдәге көчле авырулар керә. Бу хакта “РИА Новости” Дәүләт Думасы депутаты Александр Якубовский мәгълүматларына таянып яза. Депутат әйтүенчә, моның ише авырулар юллардагы хәтәрләрне арттыра, чөнки йөртүченең автомобильне идарә итә алмый башлавына китерергә мөмкин.
Ниндидер җәза чарасы түгел бу, биредә фәкать иминлекне көчәйтү генә күздә тотыла. Якубовский белдергәнчә, мондый карар, белер-белмәс килеш, әштер-өштер генә кабул ителмәячәк. Бары тик йөртүченең чире турында расланылган медицина мәгълүматлары гына таныклыгын юкка чыгаруга нигез булып торачак.
Моннан тыш биредә сүз кешене гомерлеккә машина йөртүдән тыю турында да бармый әле. Сәламәтлеге яхшырып, табиблар, рульгә утырырга ярый, дип тапса, таныклыгын кабат торгыза алачак ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез